Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Бәркәтә авылыннан Имаметдин агай өчен “Безнең Чирмешән” – тансык кунак

Мин район газетасын – “Безнең Чирмешән”не  “Ленин юлында” дип аталган вакыттан ук укып барам. Аны китерүгә, язмалар белән дүртенче биттән таныша башлыйм. Күп еллар шофер булып эшләгәнлектән, тирә-күрше авылларда да танышларым, дусларым шактый. Шул дүртенче биттәге котлаулардагы юбилярлар арасында еш кына аларның да исемнәрен күрәм.

Ә-ә, шөкер, фәлән дус: Степанмы, Шакирмы, исән-сау икән әле, дип сөенәм. Ни кызганыч, вафат булучылар хакында да шуннан укып беләбез. Әле менә Чирмешәндә күп еллар автобус йөрткән якташыбызның һәлак булуын да газетадан күрдек. Әрәм булган, дип, жәлләп, карчыгым – Мәрьям  апагыз белән тетрәнеп укыдык.

Район газетасында яңалык күп. Без - олылар өйдә генә торганлыктан, район газетасы безнең өчен тансык кунак сыман. Аны кичтән бер укысам, онытылган урыннарын иртән тагын бер карап алам. Журналистлар да молодецлар: атна саен никадәр яңалык язалар, эзлиләр, табалар. Хат ташучыбыз Фирая Гафурова почтаны вакытында китерә, рәхмәт аңа да.

Безнең тормышлар яхшы. Юлларны кардан киң итеп чистартып чыгалар, пенсияне китереп бирәләр. Тик бернәрсә кызганыч - авылыбыз бетә. Картайды халык. Күп чордашларыбыз арабызда юк инде. Кайбер йортларда ут кабынмый, турылары көрәлми, менә шунысы гына аяныч, югыйсә тормышлар да бик матур.

 Имаметдин Сәлахиев.

 Бәркәтә авылы.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев