Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

"Безнең Чирмешән" - яраткан газетам

“Безнең Чирмешән” газетасы белән даими танышып барам, аның тугрылыклы укучысы дияргә була. Казанда укыганда, студент елларымда да аңардан аерылмадым.

Мин район газетасының укучысы гына түгел, штаттан тыш хәбәрче дә. Күп еллардан бирле  язмаларым  “районка” битләрендә басылып килә, редакция хезмәткәрләре белән элемтәдә торам. Шушы хезмәтләрем өчен 1994 елда Утыз Имәни исемендәге район премиясенә дә лаек булдым. Рәхмәт, Мактау грамоталары, Дипломнар белән дә бүләкләндем.

“Безнең Чирмешән” районыбызның көзгесе бит ул. Шулай дими мөмкин түгел, анда район үзәгендә, авылларда узган барлык чаралар да яктыртыла, район яңалыкларын  шуннан укыйбыз. Котлаулар, реклама һәм белдерүләр бүлеге аеруча күңелгә хуш килә. Чөнки хәзер авылларда күпчелекне олы яшьтәге кешеләр тәшкил итә, без реклама, белдерүләр аша үзебезгә кирәкле әйбергә заказ бирә алабыз, аларны өйгә үк китереп бирәләр.

Фәризә Галәүтдинова.

Керкәле авылы.

Кадыйр Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X