Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Безгә нинди депутат кирәк?

Быелның 8 нче сентябрендә үтәсе сайлаулар Татарстан Дәүләт Советына яңа депутатлар корпусын туплаячак. Республикада  сәясәт, икътисад, социаль  өлкәдәге уңышлар шушы кешеләр чыгарган яисә хуплаган карарларга да бәйле,  алар һәр кешенең  тормышына тәэсир итми калмый.

Чирмешәндә “Күчмә кабул итү пункты” дип язу эленгән машина узган шимбәдә халыкны 8 нче сентябрь көнне  сайланасы депутатка йомыш (наказ) әзерләргә чакырып көне буе урамда торды. Мөмкинлектән файдаланып, мин дә кәгазьгә  хәл ителмәгән проблемаларны тездем:

-Республикада агитация эшләре татарча да алып барылсын.

-Татарстанда татар теле - дәүләт теле, һәр татарның дәүләт хезмәтендәге кешеләр белән үз телендә аралашырга хокукы бар.

-Россия Федерациясендә   милли проектларга караган акчалар төбәкләргә халык санына пропорциональ бүленергә тиеш.

Әлеге мәсьәләне, минемчә, Татарстан Дәүләт Советы күтәрергә тиеш (бу Татарстан мәнфәгате генә түгел, Россия Федерациясендә яшәүче һәрбер гражданның гадел рәвештә мәнфәгатен яклау дигән сүз.). Мәскәүдә Татарстан мәнфәгатен яклап Дәүләт Думасында эшләүче депутатларга да анда ошбу мәсьәләне кузгату хакында  хат юлланырга тиеш.

- Без Россия Федерациясендә  Федераль үзәк һәм төбәкләр арасында  ике якка файдалы Килешүләргә таянган мөнәсәбәтләр таләп итәбез.

-Дәүләт оешмаларында татар-рус телләре гамәлдә булсын, татар баласының ана телендә укырга булган хокук үтәлергә тиеш! 

Әйткәнемчә, Татарстанда татар теле куллануда йөрмәсә, ул акрынлап онытылачак.

-Түбән Кәминкә авылына Чирмешәннән маршрут автобусы җибәрсеннәр иде. Шулай ясасалар, ике арадагы авылларга да яхшы була: Лашман, Әмир, Керкәле,Югары Кәминкә, Туймәт, һ.б.

- Татарстан хөкүмәте тарафыннан кабул ителсә дә,  Татар милли университетын ачу карары тормышка ашырылмаган көе кала бирә.

-Депутатның сайлаучылар белән аралашу сайты кирәк.

Депутат булып сайланган кеше РФ, ТР Конституция маддәләрен үтәп, кешеләр өчен тырышырга туры киләчәген, сайлаучылары каршында җавап тотасын яхшы күзалларга тиеш.  Татарстанда    “электрон идарә” күптәннән гамәлдә, шул кысаларда  “сайлаучы-депутат” мөнәсәбәтләрен тиз һәм ачык итеп чагылдыручы андый сайт әзерләү  республикага да, сайлаучыларга да, депутатка да кичекмәстән кулланылырга тиешле  иң кирәкле эшләрнең берсе. Сайлаучыга сайт битендә  депутатка йөкләнгән наказлар күренергә,  аларның үтәлеше турында мәгълүмат урнаштырылырга, көн тәртибенә куелган  теге яки бу карарны депутат  яклыймы, каршымы ул сайтта күренергә,  шулай ук  аңа яңа наказлар юллау мөмкинлеге  дә бирелергә тиеш, теге-бу мөһим карарларга депутат ничек итеп тавыш бирә - күренсен,  халык фикерен санга сукмый утырышларда карар кабул итеп утырганда, яисә урынлы наказларны үтәргә тырышлык куелмаганда  сайлаучы депутатка шушы сайтта үз мөнәсәбәтен җиткерә алсын,  шул исәптән депутатын “ышанычсыз” дип игълан итәргә мөмкинлек калсын.

Болар – минем фикерләр, үзенә күрә, булачак депутатларга, Дәүләт Советына наказларым.

Фирдәвес Галиева.

Чирмешән.

фото архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев