Бабам Польшада җирләнгән
Минем 1901 елда туган бабам Ибраһим Галим улы Галимов 1942 елда үз теләге белән сугышка китә. Югыйсә 1939-1940 еллардагы фин кампаниясендә катнашучы буларак броне дә булган. Аны өендә хатыны һәм дүрт баласы – кечесе әле 2 яшьлек кенә – кала.
Бабай пехотада хезмәт итә - әүвәл рядовой кызылармияче, аннан сержант һәм отделение командиры була. Курск дугасында барган сугышларда күрсәткән каһарманлыгы өчен “Батырлык өчен” (“За отвагу”) медале белән бүләкләнгән. Шулай сугыша-сугыша ул Советлар Союзының көнбатыш чикләренә кадәр барып җитә.
1944 елның 21 нән 22 июленә каршы төндә Ибраһим Галимов 1 нче Белоруссия фронтының 88 нче гвардия укчы дивизиясенең 271 нче гвардия укчы полкы составында Көнбатыш Буг елгасын кичә һәм Польша җиренә аяк баса. Аңа Берлинга кадәр барып җитү язмаган. 23 июль көнне полк штурм белән Пяски авылын ала һәм шунда оборонага күчә. Дошман икенче көнне 48 танк һәм пехота ярдәмендә авылны кире алырга теләп атака ясый. Көчләр тигез булмый һәм безнең гаскәрләргә якындагы урманга чигенергә туры килә. Полк әлеге бәрелештә һәлак булган һәм яраланган 160 кешесен югалта. Минем бабам, гвардия сержанты Ибраһим Галимовның да нәкъ шунда гомере өзелә. “Кара пичатьле” кәгазьдә язылганча, ул әлеге авылның көнбатыш кырыенда җирләнгән.
Польшада һәлак булган сугышчыларны 1948-1952 елларда туганнар каберлекләреннән хәрби зиратларга күчереп җирләгәннәр. Ачык чыганаклардагы мәгълүматлар буенча, мин бабамның соңгы тапкыр кайда күмелгәнен таба алмадым.
2015 елда, моны ачыклауда ярдәм итүләрен сорап, РФ Оборона министрлыгына мөрәҗәгать иттем. Ел ярымнан соң миңа Польша Кызыл Хаҗыннан хат килеп төште, анда бабайның фамилиясе Висла елгасы буендагы Казимеж-Дольны шәһәрендәге совет хәрбиләре зиратының 158 нче туганнар каберлегендә җирләнгән мәрхүмнәр исемлегенә кертелүе хакында язылган иде. Шулай итеп, ничә еллар үтеп, миңа бабамның соңгы каберен табарга насыйп булды.
Язмыштыр, 1987-1989 елларда үземә дә Польшада булырга туры килде, анда Совет Армиясендә хезмәт иттем. Әмма ул вакытта бабайны эзләргә мөмкинлек булмады. Киләчәктә үземнең туганнарым – батырның оныклары белән Польшадагы хәрби зиратка барырга һәм бабам каберенә табличка куярга өметләнәм.
Ринат Галимов.
Чирмешән авылы.
pixabay.com фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев