Бабам белән горурланам
Минем Малик бабам 1938 нче елда Кармыш авылында туган һәм гомере буе шунда яшәгән. Җиде еллык мәктәпне тәмамлап, кичке мәктәптә укуын дәвам иткән. Шул вакытта ук колхозда эшли башлый, атлар карый ул.
1962 нче елның гыйнвар аенда алар авыл кызы Гөлсирә - минем әбием белән гаилә коралар. Ләкин шул ук елны бабайны армиягә алганнар. Ул өч ел хезмәт итә, әбием кайна-кайнатасы йортында яши. Аларның беренче балалары да бабай солдатка киткәч туа.
Хезмәт итеп кайткан бабам колхозда төзүчеләр бригадасында эшли башлый. Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумында да укый. Бригадир, агроном вазифаларын башкара. Фидакарь хезмәте өчен Малик Рәгать улы “Аеруча хезмәт күрсәткәне өчен”, “СССРның халык хуҗалыгында казанышлары өчен” ВДНХның көмеш медальләре белән бүләкләнгән.
Быел бабайга 80 яшь тула. Ул әле бүген дә хезмәттә, әтием белән абыема, аларның фермер хуҗалыклары бар, үзенең төпле киңәшләре белән ярдәм итеп тора. Ул эшсез утырырга күнекмәгән, бакчада нинди генә җимешләр үстерми. Авыл халкы, күршеләр аны ярдәмчел булганы өчен дә бик хөрмәт итәләр.
Әби белән бабай - Гөлсирә һәм Малик Шәмгуновлар 57 ел бергә тату гомер итәләр. Дүрт бала үстерделәр, ә без шул балаларның балалары – җиде онык. Әбием белән бабам безне тырыш, тәрбияле булырга, өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәтәләр. Кирәк вакытта кимчелекләребез өчен кырыс та була беләләр. Дөньяның матурлыгын да күреп, сөенеп яшиләр. Без аларны яратабыз, хөрмәт итәбез, горурланабыз, алардан үрнәк алабыз.
Ләйлә Шәмгунова.
Кармыш авылы.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев