Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Ата теле дә, ана теле дә якын

    Сөйләм телен өйрәнүнең иң кулай алымы ул – аралашу. Әнием – мордва, әтием – чуваш. Без гаиләдә чуваш телендә аралашып үстек, ә менә татар егетенә кияүгә чыккач, иремнең ана телен дә өйрәнергә туры килде. Моңа кадәр татарча бөтенләй белми идем, безнең вакытта мәктәптә татар теле укытылмады, сыйныфташлар, татарлар да, бары русча гына сөйләште. Әнием дә иренең телен чуваш авылына килен булып килгәч өйрәнгән.

    Күп телләр белү бик файдалы, мин хәзер рус, чуваш, татар кешеләре белән һәрберсенең үз телендә иркен аралаша алам. Дөрес, татарча әдәби телне, грамматиканы яхшы беләм дип әйтә алмыйм.

    Без өйдә, күп вакыт татар телендә аралашабыз. Олы балалар татарча чиста сөйләшә, ә менә кечкенәбезнең акценты бар. Аның татар милләтеннән якын дуслары юк, мәктәптә дә, урамда да русча сөйләшә, алай да татар теленнән дәресләр караганда кыенлык кичерми. Үзем балалар белән бергә татарча сөйләшергә өйрәнә-өйрәнә, кызганыч, чувашчаны аксаттым, балаларга өйрәтмәдем. Алар аерым сүзләрне беләләр, тик тулы җөмләләр белән сөйләшә алмыйлар.

    Катнаш гаилә булсак та, ике диннең дә гореф-гадәтләрен, йолаларын үтәргә тырышабыз. Ураза, корбан бәйрәмнәрендә каенанага бара идек, хәзер инде өйдә билгеләп үтәбез. Христиан бәйрәмнәрендә үземнең әниләргә кунакка барабыз. Балалар ике диннең дә гореф-гадәтләрен белеп үсә.

    Светлана Мортазина.

    Чирмешән авылы.

    фото: автор

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: