Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Аңа 60 яшь тулыр иде

4 июньдә туган көне иде абыйның. Габделәхәт Габделгани улы Минһаҗев (Югары Кәминкә) 60 яшен тутырмыйча, 18 мартта кинәт бу дөньядан китеп барды. Язмыш һәркемнең үзеннән тора диләр, шулай да ул тирә-ягыбыздагы кешеләргә дә бәйле икән. Вакытында беренче ярдәм булмаган шул. Диспансеризацияләр дә, тикшерүләр дә үтәбез. Барысы да яхшы кебек, кешеләр генә, кемнедер гаепләү урынсыздыр, вакытсыз китеп бара. Хәер, абый үзе дә сәламәтлегенә бер дә игътибарлы булмады, исәнлеген кайгыртмады.

Без, 5 бала, бик иртә әтисез калдык. Бер апага, олысына - 12, берсенә - 10 яшь ярым, зур абыйга – 9, инде мәрхүм кечкенә абыйга - 6, миңа 4 яшь иде. Әтинең гомерен бер явыз бәндә өзде.

Без начар үсмәдек үсүен. Әни белән әби яхшы тәрбияләп, карап үстерделәр. Ашау да булды, начар да киенмәдек. Тырыштык, тырмаштык, кешедән калышмадык үзе. Ә “әти” диеп әйтәсе теләгән чаклар күп булды. Дуслар, классташ кызлар әтиләре турында сөйләсәләр, кайтып: “Их, безнең дә әти булса иде”, – дип, абзарга чыгып елый идем. Әтисез бала барыбер икенче сорт була икән ул. Әле аларга, ятимнәргә түбәнсетеп караучылары да табыла.

Габделәхәт абый йомшак иде, кечкенә чакта мине кулдан тотып йөрде: “Сиңа тисәләр, миңа әйт!” – дия иде, яклаган инде шулай.

Яхшы иде ул, яраталар иде үзен, аны соңгы юлга озатырга бик күп кеше килүеннән дә күренде бу. Вафат буласын да белгән кебек, бик кирәкле, саваплы эшләр эшләп калдырган.

Бик авыр, әле һаман бер дә истән чыкмый абый. Төшемә дә, ап-ак чәчләре белән елмаеп керә ул. Безнең арада бәхиллек сорарлык та юк кебек, булса да – без бер-беребезне бәхилләр идек.

Абыйга, исән булса, бу көннәрдә 60 тулыр иде.

Тыныч йокласын, авыр туфрагы җиңел булсын!

Сеңелесе Дания.

Чирмешән авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев