Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

ЮХИДИ хезмәткәрләре машина йөртүчеләргә буранда сак булырга киңәш итә

Якындагы тәүлектә республикада салкынайта, шулай ук томан һәм буран көтелә.

Татарстан ЮХИДИ хезмәткәрләре машина йөртүчеләрдән һәм җәяүлеләрдән буран, томан һәм бозлавык вакытында сак булуны сорый. Бу хакта «Татар-информ»га Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Синоптиклар фаразына караганда, якындагы тәүлектә республикада температура минус тамгасына кадәр төшәр дип көтелә. Моннан тыш, томан һәм буран, юлларда бозлавык булырга мөмкин.

Татарстан ЮХИДИ хезмәткәрләре, һава торышы начарланганда, юлларда игътибарлы булырга һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә кирәклеген искәртә. Трассада куркынычсыз тизлекне сайларга, кискен маневрларны һәм үзгәртеп коруларны булдырмаска кирәк. 

Буран һәм бозлавык җәяүлеләрдән дә зур игътибар таләп итә. Юлны билгеләнгән урыннардан гына чыгу, ә киемдә яктылык кайтаручы элементлар булу мөһим.

Чыганак

Фото: архив.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X