Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Универсаль пособие алу өчен бер гариза гына язарга

Киләсе елның 1 гыйнварыннан балалы гаиләләр һәм авырлы хатын-кызлар өчен универсаль пособие бирә башлыйлар. Ул балалы гаиләләргә моңа кадәр түләнгән барлык төр пособиеләрне берләштерәчәк.

ТР Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында журналистлар өчен оештырылган брифингның чираттагысында шул турыда сөйләделәр.

Пособие күләме төбәктәге яшәү минимумының 50, 75 яисә 100 процент күләмен тәшкил итәчәк. Шул рәвешле, универсаль пособиенең уртача күләме 7 мең, 10,5 мең, 14 мең сум булачак.

Әлеге пособиене алу өчен бала көтүче һәм 17 яшькә кадәр балалары булган, җан башына уртача керемнәре бер яшәү минимумыннан ким булган гаиләләр мөрәҗәгать итә ала.  Моның өчен бер генә гариза тапшырырга кирәк булачак. Аны дистанцион рәвештә – дәүләт хезмәтләре порталы аша, күпфункцияле үзәккә барып та тутырырга мөмкин. Баланың әлеге төр пособиене алырга мохтаҗмы-түгелме икәнен ачыклаганда белгечләр гаиләнең соңгы бер елдагы керемнәренә игътибар итәчәк. Бу чорны гариза тапшыру көненнән дүрт ай алдан исәпли башлыйлар. Пособиегә мохтаҗлыкны тикшергәндә айлык хезмәт хакын, эшмәкәрлектән кергән табышны гына түгел, пенсия, стипендия, милек, торак сатудан, арендага биргәннән кергән акча, кертем буенча процентлар да исәпкә алынырга тиеш.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев