Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Туймәт балалары яңа бакчага киләчәк

Ниһаять, Туймәт балалар бакчасына төзүчеләр килде. Март аенда биредә капиталь ремонт башладылар. Бу эшләргә ун миллион сумнан күбрәк акча каралган.

Бүген монда өч бригада эшли. Бакча тулысынча яңарачак. Барлык тәрәзәләрне дә пластикларга алмаштырганнар, инде яңа электр үткәргечләре сузып, стеналарны штукатулыйлар. Бер бригада канализация челтәре ясау белән мәшгуль. Төзүчеләр бер үк вакытта стеналарны җылыту эшенә керешкәннәр, бина сайдинг белән тышланачак. Су һәм җылылык үткәргечләре сузыла, идән, түшәмнәр дә яңарачак.

Төзелеш эшләре барышында әлеге бинаның бер башында урнашкан авыл җирлеге Советы кабинетлары да ремонтлана. Әлегә алар авыл мәдәният йортына “йортка кергәннәр”.

Бакчага йөрерлек (исемлектәге) 14 баланың күпчелеге әлегә өйдә торырга мәҗбүр, бары өч сабыйны гына әти-әниләре Түбән Кармалка балалар бакчасына йөртәләр. Авылда бакчага йөрү яшендәге балалар әле тагын бар икән.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X