Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Түбән Кәминкә авылының да китабы булыр

Түбәнкәминкәлеләр авыллары тарихы тупланган китап булдыру теләге белән яна. Инде бу юнәлештә “боз кузгалды” кебек. Халык бергә җыелып, киңәшеп, бу эшне Дамир Таҗиевка тапшырырга дип карар кылганнар.

-“Ак калфак” оешмасы хатын-кызлары йортларда йөреп, өлкәннәрдән авыл тарихын язып алачаклар. Китап бастыру чыгымннарын күтәрешергә, матди ярдәм күрсәтергә ышандырган авылдашлар да бар, - диде Түбән Кәминкә авыл җирлеге башлыгы Рәдиф Халиков. – Читтә яшәүчеләрдән дә мәгълүматлар һәм ярдәм көтәбез, бу күмәк көч белән башкарыла торган эш.

Авыл тарихына кагылышлы мәгълүматларга, фотоматериалларга ия булучылар, аларны авыл җирлеге башкарма комитетына яки Минсылу Закировага тапшыра ала.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев