Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Россия Президентын сайлауларда «Мобиль сайлаучы» механизмы кулланылачак

Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясе карары нигезендә, Россия Президентын сайлаулар өч көн – 2024 елның 15, 16, 17 мартында узачак.

Яңа Президент инаугурациясе 7 майда узарга тиеш. Ил башлыгы алты елга сайлана, димәк, 2030 нчы елның7 маена кадәр.

Сайлаулар үтәсе көннәрдә сайлау участоклары иртәнге сәгать 8дән кичке 8гә кадәр эшләячәк. Тавыш бирүчеләр паспорт яисә шәхесне раслаучы башка документ белән килергә тиешләр.

–Әлеге сайлауларда алдан тавыш бирү мөмкинлеге булмый, ләкин “Мобиль сайлаучы” механизмы кулланылачак, ягъни сайлаучылар республика территориясендә үзләре булган урын буенча тавыш бирә алачак, ләкин моның өчен алдан гариза тапшыру кирәк, – диде район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Рамил Әхмәдуллин. –Болай эшләргә уйласагыз, 29 гыйнвардан башлап 11 мартка кадәр “Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы” федераль дәүләт мәгълүмати системасы аша онлайн режимында, күп функцияле үзәкләргә һәм территориаль комиссияләргә паспорт белән килеп, гариза тапшыра алачаксыз. Ә участок сайлау комиссияләрендә гаризалар 6–11 март көннәрендә кабул ителә. Әлеге гариза нигезендә ул кеше үз участок исемлегеннән алына һәм мәгълүматлары тавыш бирәчәк башка участокка тапшырыла.

Рамил Исмәгыйль улы әйтүенчә, быелгы сайлауларда тагын бер яңалык кертеләчәк – Россия Президентын сайлауга әзерлек чорында — 17 февральдән 7 мартка кадәр “ИнформУИК” проекты гамәлгә ашырыла. Участок сайлау комиссиясе әгъзалары сайлаучыларны йөреп чыгачак. Бу очрашулар барышында һәр сайлаучы үзен кызыксындырган сорауларны бирә алачак: сайлау участогы кайда урнашкан, ул нинди график буенча эшли, өйдә тавыш бирү өчен нәрсә эшләргә кирәк һәм башкалар. Сайлау комиссияләре әгъзаларының кулында тавыш бирүгә бәйле материаллар, сайлауга чакырулар була.

Йөреп чыгучыларның, аларның статусы һәм вәкаләтләре беркемдә дә шик тудырмасын өчен махсус экипировка – Россия Президентын сайлау символикасы төшерелгән япма, значок һәм бейджик булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев