Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Район җитәкчесе хезмәт ветеранын “Безнең Чирмешән” газетасына яздырган

Район башлыгы Фердинат Дәүләтшин Чирмешәндә яшәүче ялгыз ветеран Наҗия Галимованы “Безнең Чирмешән” газетасына  яздырды.

Лашман авылында туып-үскән кыз Бөек Ватан сугышы елларында урман кискән, сыер җигеп җир сукалаган, дистәләрчә километр ераклыктан орлык ташыган, кыскасы, ул тормышның шактый михнәтләрен кичергән шәхес. 1951 елда алар Әмир авылы егете, сугыш ветераны Фәйзерахман Галимов белән гаилә корып өч бала үстерәләр. Хәзер Наҗия апа ветеранның тол хатыны буларак район үзәгендә бирелгән уңайлы фатирында гомер итә.

94 яшьлек якташыбыз бүген урын өстендә булса да, яңалыклар белән кызыксынып тора. Киләсе елда да ул район газетасын укып, район хәбәрләре белән таныша алачак.

Район башлыгы урынбасары Габдерәшит Җамалтдинов исә Иске Кади авылында гомер итүче күп балалы Гатауллинар гаиләсенә бүләк ясаган, 2022 нче елның беренче яртысында алдыру өчен, алар исеменә “Безнең Чирмешән” газетасына квитанция тутырган.

фото: Кадрия Гамирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев