Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Белеп торыгыз

Район газетасы редакциясе тагын призлар уйнатырга әзерләнә

Акция 2023 елның беренче яртыеллыгына “Безнең Чирмешән” – “Наш Черемшан” газетасына язылучылар арасында үткәреләчәк.

Анда катнашу өчен газетага 6 айга заказ бирү хакындагы квитанция һәм акча түләгәнлеккә чек күчермәләрен, конверт тышына “Акция” тамгасы куеп,
2023 елның 20 гыйнварына кадәр редакциягә җибәрергә кирәк.

Безнең адрес: 423100, Чирмешән авылы, Беренче Май урамы, 27.

Призлар түбәндәгеләр:

өч кешегә – өчәр литрлы банкада бал (умартачы Анатолий Макаровтан); картина; савыт-саба җыелмасы (өч җиңүчегә, район инвалидлар җәмгыяте); кырыйлары алынган 1 кубометр нарат тактасы (Чирмешән дәүләт урманчылыгы  учреждениесе); шашлык кыздыру өчен мангал (шәхси эшмәкәр Петр Прокофьевтан).
Төп приз – өч центнер бодай (җаваплылыгы чикләнгән “Сөлчә” җәмгыяте).

Моннан тыш, 5 кешегә кызыксындыру бүләкләре дә булачак (рәссам Сәлимҗан Гамировтан, умартачы Фаяз Шәрифуллиннан, хуҗабикә Людмила Кузинадан һәм башкалардан).

Призлар 2023 елның 23 гыйнварында редакция бинасында уйнатылачак.

Призлар алуда булышучы иганәчеләргә алдан ук рәхмәт җиткерәбез.

реклама АО ТАТМЕДИА 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев