Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Пенсия яше арта бара

Бу елның 1 гыйнварыннан пенсия яшен ир-атларга 60 тан - 65 кә, хатын-кызларга 55 тән – 60 яшькә кадәр арттырдылар. Пенсия яше биш ел дәвамында акрынлап арта.

Кем кайчан пенсиягә чыга?

 

Ир-атларның 60 яшькә җитү елы

Туган ел

Яшь

Пенсиягә чыгу хокукы

2019

1959 (I яртыеллыкта)

60 яшь 6 ай

2019 (II яртыеллыкта)

1959  (II яртыеллыкта)

60  яшь 6 ай

2020 (I яртыеллыкта)

2020

1960 (I яртыеллыкта )

61 яшь 6 ай

2021 (II яртыеллыкта)

1960 (II яртыеллыкта)

61 яшь 6 ай

2022 (I яртыеллыкта)

2021

1961

63 яшь

2024

2022

1962

64 яшь

2026

2023

1963

65 яшь

2028

 

Хатын-кызларның 55 яшькә җитү елы

Туган ел

Яшь

Пенсиягә чыгу хокукы

2019

1964 (I яртыеллыкта)

55 яшь 6 ай

2019 (II яртыеллыкта )

1964  (II яртыеллыкта)

55  яшь 6 ай

2020 (I яртыеллыкта )

2020

1965 (I яртыеллыкта)

56 яшь 6 ай

2021 (II яртыеллыкта)

1965 (II яртыеллыкта)

56 яшь 6 ай

2022 (I яртыеллыкта)

2021

1966

58 яшь

2024

2022

1967

59 яшь

2026

2023

1968

60 яшь

2028

 

Пенсия билгеләү өчен өстәмә ике шарт бар: минималь стаж һәм  минималь шәхси пенсия коэффицентын җыярга кирәк. 2018 елда иминиятләү (страховой) пенсиясе алу өчен балл – 13,8; стаж 9 елдан ким булмаска тиеш булса, 2019 елда, ким дигәндә,  16,2 балл һәм 10 ел стаж кирәк. 2025 елга кадәр, ел саен баллар 30 га, стаж 15 елга кадәр җиткәнче, арта бара. Әгәр кирәк кадәр балл һәм стаж тупланмаган булса, пенсиягә чыгу хокукы алар җыелгач кына билгеләнә. Ә инде пенсия яшеннән соң биш ел узгач та тиешле балл һәм стаж җыелмаса, иминиятләү пенсиясе урынына социаль пенсия билгеләнә.

2019 елның 1 апреленнән иминиятләү пенсияләре индексацияләнми, бу бары дәүләт тәэминатындагы һәм социаль пенсия алучыларга гына кагыла. Аларның пенсиясе 2,4 процентка арта.

-Үзеңнең күпме пенсия баллы барлыгын Россия Пенсия Фонды сайтындагы шәхси кабинетыңа кереп яки  РФ дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетыңа кереп карарга мөмкин, - ди Пенсия фондының райондагы клиент хезмәте начальнигы Лилия Гатина. - Әгәр гражданин кайбер мәгълүматлары исәпкә алынмаган дип санаса, ул эш бирүчесенә яки  пенсия фондының территориаль  органына мөрәҗәгать итә ала.

Вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукы  бирүче элеккеге ташламалар саклана. Болардан тыш яңалары да кертелә. 37 ел стажы булган хатын-кыз һәм 42 ел стаж туплаган ир-ат (армия еллары керми)  ике ел алдан пенсиягә китәргә хокуклы. Өч һәм дүрт бала тәрбияләгән хатын-кызлар да пенсиягә өч, дүрт елга алданрак китә ала.

Пенсиягә чыгуга, пенсия билгеләүгә кагылышлы сорауларыгыз булса, 2-50-89 яки 2-53-65 телефон номерлары буенча шалтыратыгыз.

Гөлсирә Шәрифуллина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев