Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

«Нерест» операциясе старт алды

25 апрельдән Татарстанда «Уылдык чәчү – 2024» комплекслы оператив-профилактик операциясе башланды.

Идел-Каспий бассейны өчен балык тоту кагыйдәләре нигезендә, Татарстан өчен 5 июньгә кадәр тыелган сроклар билгеләнгән. 

Республика акваторияләрендә сәнәгать балыкчылыгына тулы тыю кертелә. Балыкчылык кагыйдәләрен бозган өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы яный.

Узган, 4 ай эчендә ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре республика сулыкларыннан 573 законсыз тоту коралы алды, су биологик ресурсларын законсыз тотуның 18 факты һәм «Ау кагыйдәләрен, балык тотуны һәм хайваннар дөньясы объектларыннан файдалануның башка төрләрен регламентлаштыру кагыйдәләрен бозу» буенча 24 очрак ачыкланды, 5 җинаять эше кузгатылды.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, һәвәскәр балык тоту өчен бер гражданга ярдан балык тоту коралларында гомуми саны 2 данәдән артмаган ыргаклы, бер калкавычлы яки төпкел кармак кулланырга рөхсәт ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев