Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Мохтаҗларга – чирмешәнлеләрдән күчтәнәч

Чирмешән районыннан мәчетләргә, мохтаҗларга 11 машина гошер сәдакасы озатылган.

Районның татар авылларыннан республиканың кайбер мәчетләренә, мохтаҗлар өчен, 11 машина яшелчә озатылды.

-Лашман, Утыз Имән, Югары Кәминкә, Бәркәтә, Чумачка авылларында җыелган гошер сәдакасын – бәрәңге, суган, кишер, кабак ике яшелчәләрне бүген, тагын бер КамАЗ әрҗәсенә төяп, Казандагы “Ярдәм” мәчетенә җибәрдек, -ди район мөхтәсибе Рамил Ибраһимов. -Әле тагын Түбән Кәминкә һәм Кармыш авылларында җыелган гошер сәдакасын да озатасыбыз бар. Гомумән, районыбызның хәтта кечкенә поселокларында да бу изге эштән читтә калмадылар, һәркайсына Аллаһының рәхмәте яусын, яшелчәләр ярдәмгә мохтаҗларга хуш килсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X