Күңелләргә иңсен иман нуры
Иске Кади авыл китапханәсендә шул исеме астында бәетләр, мөнәҗәтләр кичәсе узды.
Чарага килгән авыл апалары мөнәҗәтләр көйләде, Роза Кыямова кунакларга әнисе язган бәетләрне җиткерде. Чарага килүчеләр Зөһрә Сәхәбиева башкаруындагы мөнәҗәтләрнең аудио язмаларын тыңлап та юандылар.
Китапханәдә китап укучылар өчен “Без иманлы сәфәрдә” исемле күргәзмә эшли. Анда дини китаплар, динебез турында язмалар булган газета-журналлар белән танышырга мөмкин.
Зөлфирә Сафина фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев