Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Камышлыда Сабантуйга әзерләнәләр

Әйе, быел Самара өлкәсенең Камышлы районында Бөтенроссия Сабан туе үтәчәк.

-Бу көннәрдә шуңа нык әзерләнәбез, - ди шушы районның “Камышлинские известия” газетасы журналисты Рәисә Төхбәтшина. –Төзелеш, ремонт эшләренең кызган мәле.

Күршеләребез Чирмешәнгә килгәч бу хакта да әйттеләр. Инвалидлар җәмгыяте бинасын бик ошатканнар, күп үзгәрешләргә исләре киткән.

Кунаклар “Безнең Чирмешән” газетасы редакциясендә дә булдылар, эш барышы белән таныштылар, хезмәткәрләр белән аралаштылар.

12 меңләп кеше яшәүче, 87 проценты татарлар, Камышлы районында мәктәпләрдә татарча укымыйлар икән, туган телне бары факультатив дәресләрдә генә өйрәнергә мөмкин. Татар халык театры эшли. Элеккеге колхозлар таркалган, җирләрне инвесторларга биргәннәр. Халыкның күпчелеге мал асрап керем ала, ди.

Район газетасы рус телендә чыга, атнага бер бите татар телендә.

Камышлылар Чирмешәндә район инвалидлар җәмгыяте өстәл спорт уеннары буенча оештырган районара турнирында да катнаштылар.

 

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев