Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Галидә помидор иртә өлгерә

Самара өлкәсенең Гали авылында оста бакчачылар бу тәмле яшелчәне апрель азакларында өзә башлаганнар. Кыярлар исә 8 мартка ук өлгергән.

-Кыяр да, помидор да җылы ярата, ди бу эшкә нык бирелгән Рузалия Гыйбадуллина. –Теплицаларны газ ягып җылытабыз, чыгымнарыбызның зур өлеше шуңа китә. Дөрес, суны үз участогыбыздан гына суыртабыз.

Аларның егермешәр сутыйлы урында ике теплицалары бар икән, берсендә – кыяр, икенчесендә помидор үстерәләр. Заказ буенча кайтартып, кыяр орлыкларын декабрьдә, помидорныкын гыйнварда чәчеп куялар. Бу сезонда 10 мең төп кыяр, 10 мең төп помидор үсентеләре булган.

-Продукциябез урнаша бара, - ди Рузалия. -Кыяр һәм помидорларыбызны Самара өлкәсендә, Әлмәттә, Нурлатта, Чирмешәндә дә яратып алалар.

Шактый ук яшелчәбезне Галидән 10 гына километр ераклыктагы район үзәге Похвистневога алып китәләр. Анда безнең авылдагы бер ханым аша, аның улы авылдашлар продукциясен Самарага илтеп тапшыра.

Гыйбадуллиннар яшелчәләрен августта җыеп бетерәләр диярлек. Шул вакытта чама белән дүрт айлык каз бәпкәләре алып симертәләр, соңрак аларны суеп, йолкып сату эшенә керешәләр. Былтыр, әйтик, 200 чамасы каз, 475 бройлер тавык үстергәннәр.

Теплицада үсентеләрне чәчү, карау, су сибү, уңыш җыю, аннары җирне яңа сезонга әзерләү эшенә читтән кешеләр яллыйлар. Хәзер дә, аена 15әр мең түләп, 8 кешене эшле итәләр.

Шентала районының Әбдеки авылы кызы Рузалия шулай итеп яшелчә “бизнесына” кереп киткән. Алар Галидә йорт сатып алганнар, кредитка теплица ясатканнар. Аны озак  сөйләштерә алмадым, ашыга иде. Аларга бит һәр минут кадерле, өлгергән уңышларын да нәкъ көнендә өзеп алырга, урнаштырырга кирәк. Вакыт тарлыктан, Галидә кемдер бары яшелчә үстерә, кемдер мал гына тота. Монда бар да шөгыль таба белә, кемнәндер ярдәм, могҗиза көтеп тормый.

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев