Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Габдерәхим Утыз Имәни турында истәлекләр – мәктәп музеенда

1983 елда ачылган Утыз Имән мәктәп музее, 2023 елда Росреестрга кертелеп, мәктәп музее статусы алган. Бүген анда 1300 экспонат бар.

1982 елда мәктәпләрдә музей оештыру күрсәтмәсе бирелә. Яңа Кади урта мәктәбендә директорлык иткән Рөстәм Җамалиев укытучылар коллективы белән бу юнәлештә эш башлап җибәрә. Музей җитәкчесе итеп Сирень Кәлимуллинаны билгелиләр. Яңа мәктәпкә күчкәч музей эшләре белән Мәдинә Фәттахова шөгыльләнә. Укытучылар укучылар белән берлектә авыл турында тарихи мәгълүматлар җыялар, элеккеге көнкүреш җиһазларын алып киләләр. Авылның танылган кешеләре турында да бай мәгълүмат туплана. Бөек Ватан сугышына кадәрге чор һәм сугыш еллары турында материаллар җыюда Әмил Булатов, ветеран укытучылар Минебай Шаһивәлиев һәм Азат Ихсаков, Бари Ризванов, Рәхимҗан Минеголовларның хезмәте  мактауга лаек.

-Музей экспонатлары мәктәпнең иске бинасында да, 1988 елда төзелгән яңасында да бер бүлмәдә генә урын алган иде, ә 2022 елда капиталь ремонт уздырылгач, урын иркенәйде, - диде музей җитәкчесе Рамилә Төхвәтуллина. – Ул хәзер элеккеге актлар залында урын алды. Аз-азлап булса да музей яңа экспонатлар белән байый. Биредә алты экспозиция эшли. Иң зурысы авылдашыбыз Габдерәхим Утыз Имәнигә багышланган. Анда әдәбият галиме, профессор, филология фәннәре докторы Әнвәр Шәриповның шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты хакында кулъязмалары, китаплар урын алган. Габдерәхим Утыз Имәнинең Әлфия Ямаева төзегән нәсел шәҗәрәсе, китаплары, якташыбызның тормыш юлы һәм иҗаты турындагы бай эчтәлекле стендлар экспозицияне тагын да тулыландыра. Шагыйрьнең юбилей даталарына багышланган конференция материаллары, Татарстанның танылган язучылары, шагыйрьләре бүләк иткән басмалар да байтак.

Татар өе һәм авыл тарихы экспозицияләрен этнография һәм көнкүреш әйберләре, документлар һәм китаплар тәшкил итә. Бу бүлекне баетуда читтә яшәүче якташларның да өлеше зур.

“Беркем дә онытылмый, берни дә онытылмый” исемле экспозиция үзе бер бүлмә били. Анда Бөек Ватан сугышы чорында авыл халкының батырлыгы турындагы кулъязмалар, яу кырында башларын салган һәм исән-сау туган якларына кайткан сугыш ветераннарының, әфган сугышында катнашучыларның фотолары куелган. Биредә махсус хәрби операциядә һәлак булган Рәмис Лотфуллин һәм башка кайбер авылдашлар турында да материаллар бар.

“Авылыбызның күренекле шәхесләре” экспозициясендә ТНВ каналында эшләгән авылдашлары Фаил Мөхәммәтов, марафончы Фаик Исхаков турында материаллар саклана, авылда беренче төп мәктәп төзеткән Габдулла Саттаровның нәсел шәҗәрәсе дә үзенә җәлеп итә.

“Безнең мәктәп” экспозициясендә элеккеге мәктәп җиһазлары, уку әсбаплары, Яңа Кади мәктәбендә күп еллар белем биргән укытучыларның хезмәтләрен яктырткан мәгълүматлар саклана.

-Музеебыз белән танышырга шәһәрләрдән дә киләләр. Казаннан бер төркем дин әһелләренең экспонатлар белән танышып китүләре безнең өчен зур дәрәҗә булды, - диде музей җитәкчесе.

Фото: Рамилә Төхвәтуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев