Белгеч бәрәңге үстерү серен яхшы белә
Бәрәңгене ничек үстерергә, кайчан корткычлардан агуларга? Халык телендә “икенче икмәк” дип йөртелүче яшелчәгә дым күп кирәкме? Шушы һәм башка сорауларга җавап эзләп, без “Россельхозцентр”ның райондагы бүлеге җитәкчесе Фәнил Шәйхетдиновка мөрәҗәгать иттек.
Җәй җиттеме, авыл кешесе бакча мәшәкатьләре белән мәшгуль. Яшелчә түтәлләрен чүп үләннәреннән арындырырга, кайсыларына су сибәргә, берәүләрен корткычлардан дәваларга... Барысына да өлгер генә, өстәвенә әле һава шартлары да гел син дигәнчә генә түгел. Узган елда “яңгырлар юк, ел коры килде” дип зарлансак, быел исә, киресенчә, явым-төшемнәр еш булды.
- Фәнил Шәрипович, яңгырлар туфрактагы бәрәңгеләргә зарар салмасмы?
- Быелгы кебек дым күп булган вакытта бәрәңгегә фитофтороз дигән чир (яфракларда көрән төстәге гөмбәчекләр) таралуы ихтимал. Бу гөмбә чире 70 процентка кадәр уңышны юк итәргә мөмкин. Шулай ук септориоз чире дә (яфракларда ак төстәге гөмбәчекләр) ихтимал. Болардан дәвалау өчен 2-3 мәртәбә фунгицид препаратларын сибәргә тәкъдим итәр идем: чәчәк атканчы, бутонизация вакытында һәм чәчәк атып бетергәч. Әгәр дә шул гөмбәчекләр аркасында яшел сабаклар бетә икән, без бәрәңге уңышын югалтабыз дигән сүз. Аңардан арыну өчен, көзен уңыш җыеп алгач, бакчадан бәрәңге сабакларын да чыгарырга кирәк. Шул очракта җирдә инфекция калмаячак.
- Колорадо коңгызы да бәрәңгеләргә зур зыян сала. Аның белән ничек көрәшергә?
- Әлеге корткыч безнең якларда 70-80 нче елларда тарала, шуннан бирле интектерә. Хәзер инде бәрәңгене чәчкәндә үк махсус препаратлар белән агуларга өйрәндек. Алай эшләгәндә бәрәңге сабакларына җәй ахырына кадәр диярлек колорадо коңгызы килми. Бу ысулны кулланмаганда инде инсектицид препаратлар сибәргә киңәш ителә. Тик алар да системалы һәм эчәк препаратларына бүленә. Шунысын әйтәсем килә, системалы препаратлар куллану уңайрак нәтиҗә бирә, чөнки эчәк препаратларын куллансак, дару сипкәч яңгыр явып китсә, аның нәтиҗәсе калмый. Тагын шунысы да бар, елдан-ел бер үк даруларны куллану коңгызларның аларга күнегүенә китерә. Шуңа күрә галимнәр препаратларны гел яңартып торалар.
Агу сибәр алдыннан, коңгызларның яфракларга йомырка салу – салмавын карарга кирәк. Җылы көннәр торса, алар тиз арада тишелеп чыгып, бер атнада ук яфракларны ашап та бетерергә мөмкин. Сипкән препаратларның эффекты озакка җитә.
-Халык телендә проволочник дип аталучы каты корттан да котылу кыен.
-Проволочникка каршы бакчалардан кар китү белән көрәшә башларга кирәк. Бәрәңгегә хәтле горчица чәчсәгез дә бик әйбәт була. Иң үтемле ысулларның берсе - чәчү әйләнешен саклау. Әйтик, бакчагыз 10 сутый икән, шуны берничә өлешкә бүлеп, культураларның урыннарын ел саен алыштырып чәчәргә кирәк. Каты кортка каршы химик препаратлар да куллана аласыз. “Метаризин” кебек дару препаратлары бик яхшы файда бирә.
Гомумән, бәрәңгедән мул уңыш алырга теләсәң, иң әүвәл туфракка черемә кертеп, яхшы орлыклар әзерләп чәчүдән башлап, чәчәк аткан вакытта калий һәм фосфорлы ашламалар белән тукландырып, чүп үләннәреннән арындырып, ике тапкыр өяргә кирәк. Коры булса, су сибү дә артык булмас.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев