Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Хатын-кыз депутат - эретеп ябыштыручы

Без бу хакта язган идек.

50 ел элек

Әккәрәй авылында тиздән типовой яңа мәктәп бинасы файдалануга тапшырылачак. Колхозчылар балалары якты, иркен, яхшы җиһазланган классларда белем алыр.

“Ленин юлында” – 8 март, 1972 ел.

Кара Чишмә авылында балалар тудыру йорты юк иде. Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан биредә колхоз төзеткән шундый бина ачылды.

“Ленин юлында” – 8 март, 1972 ел.

5 мартта Чирмешәндә узган Кыш озату бәйрәмендә “Красный Октябрь” колхозы партия оешмасы секретаре Р.Ибраһимов колхоз ветераннары исемлеген укыды. Өч ат җигелгән “тройкада” беренче әйләнеп килүгә нәкъ менә алар лаек булдылар.

“Ленин юлында” – 24 март, 1972 ел.

“Победа” колхозы (Туймәт) токаре Кыяметдин Гайнетдинов 30 тиенлек лотерея билетына 3500 сумлык “Запорожец” – ЗАЗ-966 автомобиле отты.

“Ленин юлында” – 31 март, 1972 ел.

40 ел элек

“Октябрьнең 50 еллыгы” колхозында Миндар Батыршин (Лашман) яшь механизаторлар ярышында алдынгы урыннарның берсендә бара.

“Ленин юлында” – 3 март, 1982 ел.

Киров исемендәге колхозның (Утыз Имән) электр белән эретеп ябыштыручысы Сания Гыйләҗева хезмәте мактауга лаек. Ул биредә 7 елдан артык эшли. Сания Гыйләҗева – ТАССР Югары Советы депутаты.

“Ленин юлында” – 6 март, 1982 ел.

Газетабызның “Кычыткан” почмагында Чирмешән авылындагы кунакханә янындагы су колонкасының начар хәлдә булуы һәм Совет урамындагы кайбер йортларда яшәүчеләр өчен  бәдрәф юклыгы турында язылды.

“Ленин юлында” – 13 март, 1982 ел.

Районда өч укытучы “ТАССРның атказанган укытучысы” исемен йөртә. 30дан күбрәк педагог “Халык мәгарифе отличнигы” билгесе белән бүләкләнгән.

“Ленин юлында” – 26 март, 1982 ел.

30 ел элек

Чирмешәнлеләр Татарстан Республикасының дәүләт статусы турындагы мәсьәлә буенча 21 мартта үтәчәк Татарстан Республикасы референдумында катнашачак.

“Ленин юлында” – 4 март, 1992 ел.

“Күмәк хуҗалык иткәндә әле эшне көчкә-көчкә алып барабыз. Ә таралып китсәк...

Хәзер менә колхозларның исемнәрен үзгәртәләр, янәсе, фермер хуҗалыгы, кооператив берләшмәсе... Исем алыштыру бүрекнең алдын артка әйләндереп  киюгә генә охшап калмасмы?” (Редакция үткәргән сораштырудан).

“Ленин юлында” – 4 март, 1992 ел.

Юллар төзү һәм ремонтлау участогының файдалануга да тапшырылмаган яңа контора түбәсе озакка түзмәде, төзү эшләренең сыйфатсыз башкарылуы сәбәпле, түбә ишелеп төште.

“Ленин юлында” – 11 март, 1992 ел.

Югары Чегодай һәм Мордва Афонькәсе арасындагы юл, бер буран чыкса, үтеп йөрмәслеккә әйләнә.

“Ленин юлында” – 14 март, 1992 ел.

 

МСОның мастер Юрий Калмыков җитәкчелегендәге бригадасы бу көннәрдә Ивашкино авылында 90 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзи. Хәзер бу бакчаның корпусы әзер. Ә мастер Исмәгыйль Зайцев бригадасы газ хезмәте участогы янәшәсендәге 18 квартиралы ике катлы йортның стенасын кирпечтән өю белән мәшгуль.

“Ленин юлында” – 20 март, 1992 ел.

Чирмешән кирпеч заводында эшләргә кешеләр җитмәү сәбәпле, 1,5 миллион данә кирпеч биреп җиткермәдек.

Бүген биредә 28 кеше эшли. Заводны тулы куәтенә эшләтү өчен тагын иң киме 60лап эшче кирәк.

“Ленин юлында” – 25 март, 1992 ел.

20 ел элек

Үткән атнада, ниһаять, челтәр газы Светлогорскиның беренче өйләренә тоташтырылды.

“Безнең Чирмешән” – 2 март, 2002 ел.

Чирмешән икенче ел рәттән “Татарстан Республикасының иң төзек шәһәре, район үзәге һәм торак пункты” дигән республика конкурсында җиңүчеләр рәтенә чыкты.

“Безнең Чирмешән” – 6 март, 2002 ел.

Узган атнада районда хуҗалыклар икегә азайды. Бу “Октябрьнең 50 еллыгы” авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясен һәм “Әмир” җитештерү кооперативын, шулай ук “Андреевка” һәм “Прожектор” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативларын берләштерү нәтиҗәсендә шулай булды.

“Безнең Чирмешән” – 20 март, 2002 ел.

2001 елда “Чирмешәннефть” нефть һәм газ чыгару идарәсе коллективы 190 мең тоннага якын нефть чыгарды, ягъни үткән елгыдан ике процентка күбрәк.

“Безнең Чирмешән” – 20 март, 2002 ел.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев