Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәнлеләргә салым кәгазьләре килә башлады

Районыбыз халкы 1 декабрьгә кадәр милек салымнарын түләп бетерергә тиеш. Аларның күләме язылган квитанцияләрне халыкка тарата да башладылар.

Район башкарма комитетының икътисад бүлегеннән хәбәр итүләренчә, быел халыккка 10 меңгә якын салым квитанцияләре килергә тиеш. Шуларның 5786сы  авыл җирлекләренә җибәрелгән дә.

  - Без 2021 ел өчен өч төрле салым түлибез: физик затларның милек салымы (йортларыбыз), транспорт чаралары салымы (ЮХИДИ бүлегендә теркәлгән авыл хуҗалыгы машиналарыннан тыш) һәм җир салымы (пай җирләре, йорт янындагы җир участоклары). Салым турындагы уведомлениеләрне авыл җирлекләре башкарма комитетлары хезмәткәрләре таратачак, - диде район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Марат Әһлиуллин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев