Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәндә тагын бер төркем балаларны “Алдынгылар Хәрәкәте”нә кабул иттеләр

Безнең районда инде икенче төркем балаларны һәм остазларны “Алдынгылар Хәрәкәте” Бөтенроссия иҗтимагый-дәүләт балалар һәм яшьләр хәрәкәтенә багышлау чарасы булды.

Иске Кади урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Галия Камалова да бүгеннән “Алдынгылар” рәтендә. Ул – тантанада остазлар сафына кергән биш укытучының берсе.

- Бу безнең өчен горурлык, ул үзенә күрә җаваплылык та өсти, чөнки “алдынгы” сүзе үк һәрвакыт алда булырга чакыра. Остаз - һәр эштә балаларга үрнәк булу, үзең башлап йөрү дигәнне аңлата, - диде Галия Искәндәр кызы.

Тантанага район мәктәпләреннән укуда, төрле бәйгеләрдә, җәмәгать тормышында алдынгы булган 19 малай һәм кыз килгән. Аларны хәрәкәтнең җирле бүлекчәсе рәисе Гөлшат Җамалтдинова тәбрикләде.

- Кадерле балалар, сез инициатива, гражданлык позициясе күрсәтә, төрле проектларда катнаша аласыз. Сезнең һәр тәкъдимегез ишетелер, хыялларыгыз чынга ашар дип ышанам, - диде ул.

Балаларга һәм остазларга хәрәкәтнең билгесе булган күкрәк билгеләре һәм браслетлар тапшырылды. Алар, түгәрәкләргә җыелып, “Алдынгылар” вәгъдәсен бирделәр, хәрәкәтнең биюен башкардылар.

ФОТОРЕПОРТАЖ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев