Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәндә клиент хезмәте хезмәткәрләре укучыларга киләчәк пенсия турында сөйләделәр

ТР Пенсия фондының райондагы клиент хезмәте хезмәткәрләре үз эшчәнлекләре белән якыннанрак таныштыру өчен мәктәп укучылары арасында “Бердәм пенсия грамоталылыгы көне” алып бара. Алар инде Лашман урта мәктәбе укучылары һәм Чирмешән аграр техникумы студентлары белән бу хакта әңгәмә кордылар да.

Очрашу вакытында яшүсмерләргә пенсия хокукының асылын, пенсиянең ничек формалашуын һәм ни өчен аны алдан ук кайгыртырга кирәклеген аңлаттылар. “Ак хезмәт хакы” алуның мөһимлеге турында да сөйләштеләр. Укучылар һәм студентлар “Киләчәк пенсияләр турында барысы да” дигән ярдәмлектән һәм “Мәктәп балаларына пенсияләр турында” Интернет аша мөстәкыйль дәресләр алу мөмкинлеге барлыгын да белделәр.  

- Әлеге проектның максаты – яшьләрнең конституцион хокукларын яклау һәм пенсия сәясәтенә активлыкларын стимуллаштыру, - диде райондагы клиент хезмәте җитәкчесе вазифаларын башкаручы Ирина Разукова. -  Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, укучы яшьләргә мәгълүмат бирү ел ахырына кадәр дәвам итәчәк.

 

 

Ирина Разукова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев