Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешән хат ташучылары оешмаларга барып та газета-журналларга яздыралар

4 -14 декабрьдә газета-журналларга ташламалы бәядән язылып була. Шушы ункөнлектә хат ташучылар алдында мөмкин кадәр күбрәк матбугат басмаларына, шул уңайдан район газетасына да, яздыру бурычы куелган.

“Безнен Чирмешэн” (“Наш Черемшан”) баш мөхәррире Кадыйр Гомәров  Чирмешән почта бүлекчәсендә эшләүче хат ташучылар белән очрашып, шул хакта сөйләште.

-Барыбызга да мәгълүм, бүген хат ташучы хат кына ташымый, аларга бик күп төрле вазыйфалар йөкләнгән. Газета-журналлар, хатлар, телеграммалар, утка-суга, газга, торак өчен түләргә тиешле квитанцияләр, пенсия, субсидия тарату да сезнең өстә, - диде Кадыйр Шакир улы. – Хезмәтегез бик җаваплы. Ләкин без беренче чиратта халыкны матбугат басмалары белән тәэмин итәргә тиешбез. Дөрес, хәзер: “Яңалыкларны Интернеттан  укыйбыз”, - диючеләр бар, шулай да газетаны  яратып укучыларыбыз күп һәм аларны югалтмыйсы иде. Район үзәгендә дә, авыллардагы кебек, оешмаларга, өйләргә барып заказ алсагыз иде.

Чирмешән авыл җирлегендә хезмәт куючы почтальоннар:  Елена Зотова, Елена Гладкова, Анна Балашова, Надежда Булычева эшләреннән, авырлыклардан зарланмадылар. “Тырышабыз, эшлибез”, - дип кенә җавап кайтардылар. Аларны да аңлап була, авыл җирендә ансатрак, анда халык бер-берсен яхшы белә. Почтальон, чыннан да, кадерле кунак, матбугатка аны хөрмәт итү йөзеннән булса да язылалар.

Район үзәгендә эшләве авыррак, почтаны тарату өчен байтак ара узарга кирәк. Көндез, билгеле, кеше эштә була. Өйдәгесе дә ашыгып ишек ачмый, бикләнеп яшәргә күнегә барабыз.  Шуңа да почтальоннар эш урыннарына барып та матбугатка яздыралар, заказ карточкалары тутыралар. Аларны телефон буенча да шалтыратып, чакыртырга мөмкин. Почта бүлекчәсенең номеры: 2-26-46. Район үзәк больницасы хезмәткәрләре, мәсәлән, хат ташучыны үзләренә чакырып, эш урынында ук байтак газета-журналга заказ биргәннәр.

Вакытлы матбугатка язылырга санаулы көннәр калды. Ә сез район газетасына язылдыгызмы?

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев