Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешән районында быел туган балаларга 30 мең сум акча биреләчәк

Быел районда туган һәр балага район хакимияте 30 мең сум акча бирәчәк.

Дөрес, әлеге ярдәмне теләсә кем ала алмый – сабыйның әти-әнисе районда яшәргә, эшләргә тиешләр. 
Бу хакта район башлыгы Рамил Айбатов районда Укытучы һәм остазлар елын йомгаклау һәм Гаилә елына старт бирү уңаеннан оештырылган чарада игълан итте. Район җитәкчесе беренче сертификатны быел районда беренче туган баланың әти-әнисенә – Туймәттән Илнар һәм Алена Мортазиннарга тапшырды. 
Гомумән, быел бала туганда дәүләттән бер тапкыр бирелә торган пособие күләме 24 мең сумнан күбрәк тәшкил итә.

–2024 елның 1 февраленнән беренче балага бирелүче ана капиталы 630 мең сумнан артып китәчәк, икенче балага аның күләме  833 мең сумнан күбрәк. Татарстан авылларында яшәүче хатын-кызга 25 яшькә кадәр беренче бала тапкан өчен 50 мең сум, 29 яшькә кадәр өченче бала тапканда 100 мең сум пособие түләнә, – диде социаль яклау бүлеге җитәкчесе Рушания Әхмәдуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев