Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешән районы халкы быел 2021 ел өчен 28 миллион 900 мең сум күләмендә милек салымы түләргә тиеш

Тулаем республика буенча алганда бу сан 8,7 миллиард сум тәшкил итә.

Әлеге эшне 1 декабрьгә кадәр төгәлләргә кирәк. ТР Министрлар Кабинеты үткәргән чираттагы брифингта да сүз шул турыда барды.

Безнең районда, 15 ноябрьгә алынган саннар буенча, салымнарның 65 проценты түләнгән.

- Бу яктан Яңа Кади авыл җирлеге халкы иң алдынгылардан, тиешлене түләп бетерделәр дисәк тә була. Аларда салымнарның 98 проценты җыелган, - диде район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Марат Әһлиуллин. – Салым җыю Югары Кәминкә (87 процент), Ульяновка (87) авыл җирлекләрендә дә яхшы бара. Чирмешән авыл җирлегендә әлегә салым түләү темпы түбәнрәк. Дөрес, зур җирлекләрдә салымнарның күләме дә күбрәк. Әйтик, Чирмешән авыл җирлеге халкы 11 миллион сумнан күбрәк салым түләргә тиеш.

Брифингта әйтеп үтелгәнчә, өлешчә мобилизация кысаларында хәрби хезмәткә алынган татарстанлылар 2021 ел өчен транспорт салымын түләүдән азат ителә. Ул гражданнарның калган салымнарын түләү дә кичектерелеп тора, ягъни хезмәттән кайткач алар 3 айдан соң үткән чорлар өчен салымны 6 ай дәвамында өлешләп түләргә тиеш булалар.

Тулаем алганда, без салымнарны 1 декабрьгә кадәр түләп бетерергә тиеш. Соңга калган очракта һәр көн өчен Центробанкның рефинанслау ставкасыннан 0,3 процент күләмендә пени исәпләнә башлый. Вакытында түләмәү кесәбезгә дә сугачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев