Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешән районы укучылары ана телләрендә белем һәм тәрбия ала

Райондагы 26 мәктәпнең унберендә укыту һәм тәрбия эшләре – татар, алтысында чуваш телендә алып барыла.

-Татар һәм чуваш мәктәпләрендә барлык фәннәр туган телдә укытыла, тәрбия эшләре дә ана телендә үтә, – диде район мәгариф бүлегенең милли мәгариф буенча методисты Җәмилә Мотыйгуллина. – Ә Иске Үтәмеш мәктәбендә Иске Сережкино авылы балалары да укыганлыктан, дәресләр 5 сыйныфтан рус телендә укытыла башлый.

Райондагы 2006 укучының 1015се татар милләтеннән, шуларның 453се татар мәктәпләрендә укый. Барлыгы 64 процент татар баласына белем һәм тәрбия туган телендә бирелә. Райондагы 435 чуваш укучысының 328се, ягъни 76 проценты ана телләрендә белем һәм тәрбия ала.

Инде берничә дистә ел Чирмешән лицеенда татар балаларын бер сыйныфка туплап, аларда тәрбия эшләрен ана телендә алып баралар. Бу уку елында әлеге сыйныфка 7 бала килгән. 1 нче Чирмешән мәктәбендә дә икенче ел шундый сыйныф эшли. Быел андагы 1 нче сыйныфка 6 укучы килгән, монда тәрбия сәгатьләре, класстан тыш эшләр ана телендә алып барыла, ягъни алар гореф-гадәт, йолаларны белеп үсәләр.

-Туган телләрне саклап калу, аларны үстерү максатында укытучылар балаларны төрле бәйгеләргә җәлеп итәләр, укучыларыбыз республика бәйгеләрендә дә еш катнашалар, – диде Җәмилә Минебай кызы.

Кадыйр Гомәров фотосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев