Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешән районы территориясендә коры үләннәр һәм чүп яндырырга ярамый

Чирмешән районы язгы-җәйге янгын куркынычы сезонына әзер. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында видеоконференция режимында узган янгын куркынычсызлыгы сезонына әзерлек буенча киңәшмәдә билгеләп үттеләр.

Быелның 15 апреленнән Татарстан урманнарында янгын куркынычы сезоны башланды. 22 апрельдән 12 майга кадәр республика территориясендә махсус янгынга каршы режим керттеләр. Бу вакытта коры үләннәр һәм чүп яндыру катгый тыела.

Әлеге чорда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмәгән өчен административ җаваплылык ике тапкыр арта. Мәсәлән, гражданнар өчен штрафлар - 10-20 мең, вазыйфаи затлар өчен – 30-60 мең сум, ә юридик затлар өчен 400-800 мең сум тәшкил итәчәк.

-Узган елларны районда урман янгыннары теркәлмәде. Монда урман хуҗалыгы һәм авыл җирлекләре башлыкларының бу юнәлештә яхшы эш алып баруларын билгеләргә кирәк. Быел да урманчылар янгын куркынычы сезоны башланганчы кайбер урыннарда коры үләннәрне яндырдылар, янгынга каршы минеральләштерелгән  яңа полосалар ясадылар, моңа кадәр сызылганнарын тәртипкә китерделәр, - диде  135 нче янгын часте начальнигы Фәрит Яруллин. – Форсаттан файдаланып, халыкка да мөрәҗәгать итәсе килә: үзегезне һәм табигатьне уттан саклагыз! Ял итегез һәм эшләгез, ләкин бары тик янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәп һәм сәләмәт акыл белән эш итегез.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев