Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешән мәктәбе укучысына солдаттан хат килгән

1 нче Чирмешән урта мәктәбе укучысы Динә Мөхетдиновага махсус хәрби операциядә катнашучы солдаттан хат килгән. Дөресрәге, Динә язган хатка җавап җибәргәннәр.

Чирмешән районы укучылары да “Солдатка хат” акциясенә кушылып, Украинадагы солдатларыбызга хатлар юллаганнар. Әлеге чараны “Орион” яшьләр үзәгендә Волонтерлар үзәге җитәкчесе Венера Жораева башлангыч сыйныф укучылары белән оештырган. 2 нче сыйныф укучысы Динә дә мәктәптәге уңышлары турында язып җибәргән, Яңа ел белән котлаган.

“Барыбыз исеменнән дә матур сүзләрең һәм теләкләрең өчен зур рәхмәт. Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, бишле билгеләренә генә укуыңны, спорт белән шөгыльләнүеңне телим”, - диелгән Динәгә килгән хатта.

 

  Альмир Жораев фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев