Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәнлеләрне «Татарча диктант» язарга дәшәләр

Бөтендөнья күләмендә инде өченче тапкыр узучы әлеге акциягә райондашларыбыз 10 сентябрьдә кушылачак.

«Татарча диктант» татар теленә, аның тарихи һәм мәдәни кыйммәтләренә ихтирам хисе тәрбияләү, татар теле белән кызыксынуны арттыру максатларында оештырыла.

-Районда аны 63 мәйданчыкта - барлык татар мәктәпләрендә, мәдәният йортларында язачакбыз. Чирмешәндә исә татар телен белү дәрәҗәсен мәктәпләрдә, аграр техникумда, үзәк китапханәдә, “Орион” яшьләр үзәгендә, район мәдәният йортында сынарга мөмкин. Акциягә район үзәгенең ике мәчетендә дә кушылачаклар. Диктант язуны 10 сентябрьдә, сәгать 11дә башлыйбыз, - ди “Татарча диктант”ның райондагы координаторы Әлфия Закирова.

Акциядә яше, җенесе, белеме, дине, һөнәре, гаилә хәле һәм кызыксынуларына карамастан, теләге булган һәркем катнаша ала. Чирмешәндә диктант язарга теләүчеләрнең 10 сентябрь көнне, 11 нче яртыларга район мәдәният йортына килүе сорала. Белешмәләр алу өчен 8-927-244-54-04 (Әлфия Закирова) кесә телефоны буенча шалтыратырга мөмкин.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев