Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәнлеләрнең 654 мең сум акчаларын урлаганнар

Райондашларыбыз даими рәвештә мошенниклар “кармагына” эләгеп тора. Банк картасыннан акча урлау - иң популяр алдау ысулы.

Әлмәттән Чирмешәнгә кунакка кайткан берәүнең банк картасыннан әле бу атнада гына 15 мең сум акчасын “чәлдергәннәр”.

- Мошенниклар бит алар – психологлар, - ди район полиция бүлеге начальнигы урынбасары Хәлил Шарапов. - Әлеге хатын-кызның туган көне була. Алдакчылар үзләрен банк хезмәткәрләре дип таныштыра. Имеш, туган көн уңаеннан  банк сорау-анкета уздыра, акцияләр тәкъдим итә. Алданучы бер-бер артлы сорауларга җавап бирә, банк картасы номерын сорагач, аны да әйтә, соңрак  кодны да хәбәр итә. Шулай итеп 15 мең сум акчасыннан “колак кага”. Кешеләрне тозакка эләкмәскә ничек өйрәтергәдер инде?!

Бу елның биш аенда район плиция бүлегенә мошенниклардан зыян күргән 10 кеше мөрәҗәгать иткән, аларның барысы да банк картасыннан акча урлау белән бәйле, исәп-хисап счетларыннан тулаем 654 мең сум акча юкка чыккан. Былтыр бу чорда – бер, ел дәвамында 17 шундый очрак теркәлгән.

Банк картасыннан урланган акчаларның эзенә бик сирәк очракларда гына төшеп була. Полиция хезмәткәрләре шикле кешеләр белән сөйләшмәскә, банк картасы турындагы мәгълүматларны берәүгә дә әйтмәскә кирәклеге хакында гел искәтреп тора, тик бу ялгышны кабатлаучылар кимеми. Атна саен банк карталары аша республикада 50 миллион сумга кадәр акча урлана икән.

Исегездә тотыгыз! Бер банк хезмәткәре дә сезгә шалтыратып карта кодын һәм паролен сорамый һәм социаль челтәрләр аша хәбәр җибәрми. Сезгә шундый шалтырату яки СМС хәбәр килгән очракта банк счетыгыз турында мәгълүмат, шулай ук CVC кодны хәбәр итмәгез. СМС аша килгән ссылкага күчмәгез. Сораулар туса банкның офисына мөрәҗәгать итәргә була.

Фото: архив.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев