Чирмешәндә беренче кар яуды
Бүген Чирмешәндә дә кар яуды, быел беренче. Җылы көннәр, шулай итеп, сагынып сөйләргә генә кала.
Ә кыш үзенчә матур, җир өстен кар каплагач, бар дөнья яктыра, акка күмелә. Кыш бабай күбрәк карны ноябрь ахырларында яудыра башлар дип көтәбез. Хәзер җылырак киенеп йөрергә тырышыйк, сәламәтлегебезне кайгыртыйк.
фото: Марат Гомәров
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев