Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәнлеләр, зинһар, кызу көннәрдә ут белән сак булыгыз!

Бу арада көннәр кызу торганлыктан, янгын күзәтчелеге белгечләре ут белән аеруча сак булырга өнди. Алар өй хуҗаларына ут сүндергечләр дә (огнетушительләр) алып куярга киңәш итә. Мичкәләрдә запас су, кул астында көрәк тоту зарур, диләр.

Җәйге каникуллар чорында балаларны күз уңыннан ычкындырмау мөһим. Йорт тирәләрен тиз янып китүчән әйберләрдән чүп-чардан, коры үләннәрдән чистартып тору таләп ителә.

-Андый-мондый хәл булган очракта ут күчмәсен өчен, печән, саламны да торак йортлардан читтәрәк, куркынычсызрак урында сакларга кирәк. Янгын чыкса, бу хакта 01, 2-57-01 телефон номерларына, кесә телефоныннан 101 номерын җыеп хәбәр итәргә кирәк, - ди район янгын күзәтчелеге хезмәте инспекторы Андрей Фомин.

Гөлсирә Шәрифуллина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев