Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәнлеләр үз җавапларын «Дәүләт хезмәтләре» порталына урнаштыра алачак

Быел халык санын алу яңача — цифрлы форматта узачак. Исәпкә алучыларны эшкә җәлеп итү белән беррәттән, «Дәүләт хезмәтләре” (Госуслуги) порталындагы онлайн-анкета сорауларына интернет ярдәмендә җавап бирү мөмкинлеге дә тудырыла.

Дәүләт статистика бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Гөлназ Гайсина әйтүенчә, халык санын алуда төп игътибар яңа технологияләрне куллануга биреләчәк: халыкның «Дәүләт хезмәтләре» (Госуслуги) порталындагы электрон исәпкә алу кәгазен мөстәкыйль тутыруы, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күп функцияле үзәкләрендә халык санын алу мөмкинлеге, шулай ук кәгазь бланклар урынына планшетлар куллану - шундыйлар. Әлеге яңалыклар ярдәмендә исәпкә алу процессы тагын да уңайлырак булачак, шулай ук җыелган мәгълүматның сыйфаты сизелерлек яхшырачак.

Быел, 1-25 октябрьндә, һәр кеше «Дәүләт хезмәтләре» порталында «Халык санын алуны узарга» бүлеген сайлап, мөстәкыйль рәвештә Интернет аша исәпкә алу уза алачак. Шул ук вакытта электрон анкетаны үзеңә генә түгел, һәммә гаилә әгъзаларына да тутырырга була. Интернет аша халык санын алуны күп функцияле үзәктә дә узарга мөмкинлек тудырыла.

Халык санын алу — ил халкының саны, мәшгульлеге, белем дәрәҗәсе һәм милли сос­тавы турында мәгълүматларның мөһим чыганагы. Күп кенә мәсьәләләр халык санын алуны үткәргәндә генә өйрәнелә. Бөтенроссия халык санын алуның беренче нәтиҗәләре 2020 елның декабрендә ук, ә ахыргы нәтиҗәләр 2021-2022 еллар дәвамында билгеле булачак.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев