Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәнлеләр, Яңа ел бәйрәмнәрен бәла-казасыз үткәрик

Яңа ел бәйрәмнәрендә ут белән бәйле хәвеф-хәтәрләрнең ешаюы күзәтелә. Аларның төп сәбәбе – янгын куркынычсызлыгы таләпләрен санга сукмау. Бәйрәмнәр фаҗигагә әйләнмәсен өчен, районның янгын күзәтчелеге белгечләре гади генә кагыйдәләрне дә төгәл үтәргә өнди.

Беренчедән, чыршыны җылыту җиһазларыннан һәм җиңел кабына торган әйберләрдән ераграк куярга кирәк. “Яшел кунак”ны бизәр өчен шәм, мамык яки кәгазь кулланмагыз. Тагын шунысы бар, арзан, билгесез җитештерүчеләрнең электр гирляндалары ут чыгарырга мөмкин. Йокларга ятканда гирляндаларны сүндерергә онытмагыз.

Яңа елда өйләрдәге янгыннарга еш кына салютлар сәбәп була. Аларны һәм фейерверкларны урамда, кешеләр һәм тораклардан ерак урыннарда гына кулланырга кирәк.

-Бина эчләрендә уздырылучы бәйрәм чаралары вакытында да уяу булыйк. Анда янгын куркынычсызлыгы өчен җаваплы кеше билгеләү шарт. Чыршы бәйрәмнәрендә балаларны күз уңыннан югалтмау мөһим. Ут чыккан очракта исә, 01, 2-57-01 яки 101 (кесә телефоныннан) номерларын җыеп, кичекмәстән  янгын сүндерүчеләргә хәбәр итәргә кирәк, - ди районның янгын күзәтчелеге хезмәте инспекторы Андрей Фомин.

фото: Регина Газизова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев