Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәнлеләр, урманнарда сак булыгыз, штрафлар ун тапкыр ук арткан

Урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозучыларга штраф күләме икедән алып ун тапкырга кадәр арткан, максималь җәза күләме 2 миллион сумга кадәр үк җитә.

Чирмешән урманчылыгыннан хәбәр итүләренчә, урманнарда әлеге кагыйдәләрне бозган гражданнарны моңа кадәр 1500 сумнан 3000 сумга кадәр штрафка тартсалар, хәзер андый җәза күләме 15 мең сумнан 30 мең сумга кадәр җитте, вазифаи затларга – 30 меңнән 50 мең сумга кадәр, юридик затларга – 100 мең сумнан 400 мең сумга кадәр. Урман янәшәсендәге җир участокларында чыбык-чабык, яфрак, коры үлән һәм башка янучан материаллар яндыручыларга да штрафлар күләме арткан.

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрне бозу аркасында янгын чыкса, кеше сәламәтлегенә зыян килсә яки кеше үлеме булса, гаепле юридик затны хәзер 1 миллионнан 2 миллион сумга кадәр штраф җаваплылыгына тартырга мөмкиннәр. Закон якын көннәрдә, 8 июньнән гамәлгә керә, диделәр урманчылыктан.

-Узган елда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өч вазифаи зат административ җаваплылыкка тартылды, аларга барлыгы 60 мең сум күләмендә штраф җәзасы бирелде, - диде Чирмешән урманчылыгының урманнарны саклау һәм яклау инженеры Гүзәл Газыймова.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев