Чирмешәнлеләр район газетасын яратып укыйлар
“Безнең Чирмешән” (“Наш Черемшан”) газетасына язылучылар арасында быел да призлар уйнатылды.
Призларны районыбызның төрле авылларында яшәүче якташларыбыз отты, араларында инде икенче тапкыр бүләккә ия булучылар да бар. Шунысы сөенечле, аларның һәрберсе озак еллар газетабызның тугры укучылары. Призлар артыннан да редакциягә үзләре килде.
Әйтик, Чирмешәннән Искәндәр Заһитов быел кварцлы җылыткыч отса, ике ел элек редакция ярдәме белән мультиваркага ия булды.
-“Безнең Чирмешән”гә язылмый калганыбыз юк, барын да яратып укыйм, аеруча элек чыккан язмалар буенча күзәтүләр ошый, - диде 25 елга якын хәрби комиссариатта эшләгән Искәндәр Яхья улы.
Казанкада гомер итүче, әле күптән түгел генә 80 яшен тутырган Леонид Кобылинның да бу яктан бәхете бар икән. Ул да редакция призын икенче тапкыр ота. Беренчесендә чәйнек алып китсә, быел агачтан эшләнгән кәнфит савыты хуҗасы булды.
-1978нче елны редакциягә уңган авылдашым турында беренче хатымны юлладым, шуннан бирле район газетасыннан аерылганым юк, - диде Леонид Павлович.
Киләсе елда 75 яшен тутыручы Евгения Малешина 37 ел район үзәк хастаханәсендә хезмәт куеп, лаеклы ялга чыккан. Безнең кечкенә генә бүләккә ул бик сөенде.
-Гомеремдә дә бернәрсә отканым булмады. Бу чәшкеләрне кадерләп саклармын, - диде Евгения Михайловна. - Ничек инде район газетасына язылмыйсың?! Без аны көтеп алабыз. Бөтен хәбәрне шуннан белеп торабыз. Өстәвенә, шундый күңелле бүләк тә алдым. Бик зур рәхмәт сезгә.
Әккәрәйдән кадәр килгән Раиса Ефимовага 75 яшь бер айдан тула. Якташыбыз озак еллар колхозда эшләгән, почта да тараткан. Туган көнендә чәйне, кунаклары белән, редакция бүләк иткән өр-яңа электр чәйнегендә кайнатып эчәр.
-Хәзер инде күзләрем дә рәтләп күрми, ләкин газетага язылмыйча калган юк. Кызым укый да, хәбәрләр белән таныштыра. Квитанцияне почта аша җибәрдем, отармын, дип уйламадым, әмма бу яктан бәхет бар, бер елны телевизор откан идем, - диде Раиса Дмитриевна.
Ә менә Керкәледә яшәүче, укытучы булып эшләүче Ландыш Шәйхуллина гомерендә дә бернәрсә отмаган.
-Былтыр да катнашкан идем, - диде Ландыш. – Ә быел сеңелем сезнең сайттан укып, сөенче алды, котлады. Бик күңелле булды. Район газетасын бүләк бирмәсәләр дә яратып укыйбыз. Хат ташучы килгәнен гел көтеп торабыз. Яңалыкларны интернеттан кереп укыган булам, ләкин газетаны кулга алып уку - ул бит башкача. Гомумән, мин укырга яратам. Форсаттан файдаланып, хат ташучы Рәфисә Юнысовага да рәхмәтемне җиткерим әле. Ул газета-журналларны гел вакытында китерә, бик җаваплы кеше. Укучыларның шулай күңелләрен күргән өчен, сезгә дә рәхмәт.
Буада туып үскән Мәдинә Кашаповага Чирмешән хәбәрләре кызык та түгелдер дигән идем, ялгышканмын.
-Медицина училищесын тәмамлагач, Чирмешәнгә эшкә җибәрделәр. 36 ел район үзәк хастаханәсендә эшләдем. Хезмәт кәнәгәсендә башка язу юк, - диде чәй сервизы откан Мәдинә апа. – Монда тормышка чыктым, хәзер инде үземне Чирмешәндә туып үскән кебек хис итәм. Район газетасына да биредә яши башлаганнан бирле язылам. Иптәшем Ильяс та “Безнең Чирмешән”не укырга ярата. Башкалар газетаны вакытында китермиләр, дип зарланалар. Безнең ул яктан да тәртип, хат ташучыбыз почтаны гел вакытында тарата.
Түбән Кәминкә авылыннан биш бала әнисе, 12 онык әбисе Сәрмәдия Мостафина да редакциягә үзе килергә вакыт тапкан, аның призы - кәнфит савыты.
-Хәзер бит кызу эш вакыты, бакчада җиләк-җимеш өлгерде, аны җыеп, эшкәртергә кирәк, ләкин район газетасын укырга вакыт табабыз, - диде укытучы-ветеран.
Сургуттан Чирмешәнгә җиде ел элек күчеп кайткан якташыбыз, Иске Сережкино авылында туган Надежда Аливанова да “Безнең Чирмешән”гә ел да языла. Ул да “Без бу хакта язган идек” рубрикасы астында басылган язмаларны аеруча яратып укый икән.
-Бервакыт анда әтием Иван Абравников турында да укыдым. Иң күп көл җыючы, дип телгә алганнар иде, - диде дрель – шөреп боргычы откан Надежда Ивановна.
Югары Кармалкадан Фәүзия һәм Минабетдин Сәйфетдиновлар да бүгеннән парлы, бик матур чәшкеләрдән чәй эчкән саен, бәлки, безне дә җылы сүз белән искә алырлар. Быел аларга да бәхет елмайды, редакция бүләгенә ия булдылар.
-Рәхмәттән башка сүз юк. Газетагыз әйбәт, укыйбыз, эшегездә уңышлар телибез. Безне гел шулай кызыклы язмалар, көтелмәгән бүләкләр белән сөендереп торыгыз, - дип китте озак еллар колхозда машина йөрткән Минабетдин абый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев