Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәнлеләр, гамәлдә булмаган шәхси эшмәкәрләрне реестрдан төшереп калдырачаклар

2020 елның 1 сентябреннән салым хезмәтләренә гамәлдә булмаган шәхси эшмәкәрләрне реестрдан төшереп калдыру мөмкинлеге бирүче "Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында" 2009 елның 12 ноябрендәге 377-ФЗ номерлы Федераль закон нигезләмәләре үз көченә керде. Бу хакта Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсе хәбәр итә.

Сүз 15 айдан артык салым хисаплылыгын тапшырмаган, патент гамәлдән чыккан көннән 15 ай үткән һәм шул ук вакытта салымнар буенча бурычлары түләнмәгән эшкуарлар турында бара.

Салым органы карары буенча, ЕГРИПтан төшереп калдырылган һәм яңадан шәхси эшмәкәрләр булырга теләгән физик затларга, ЕГРИПтан төшереп калдырылганнан соң, алар бу сыйфатта яңадан өч ел узгач кына теркәлә алачакларын күздә тотарга кирәк. Шуңа күрә эшмәкәрлек эшчәнлеге алып бару нияте сакланса, вакытны сайларга һәм бу хакта салым органына мөстәкыйль хәбәр итәргә киңәш ителә.

Татарстан Республикасында Федераль салым хезмәтенең 18 нче районара инспекциясе (420054, Казан шәһәре, Владимир Кулагин ур., 1 нче йорт) теркәүче салым органы булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев