Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәнгә кабат килеп, депутат сигез кешене кабул итте

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илгиз Салихов кабул итүгә килгән гражданнарның проблемаларын уңай хәл итәргә тырыша. Быелгы - беренче кабул итү көнендә Илгиз Мисбах улына сигез чирмешәнле мөрәҗәгать итте.

Янгында зыян күргән берәүнең гозерен озакка сузмыйча хәл итәргә ышандырды депутат, аңа матди ярдәм булачак.  Бәркәтә  халкы  авыл мәчете тирәсен төзекләндереп, яңа койма белән  тотып алуда Салиховның ярдәменә өметләнәләр.

Район үзәкләштерелгән китапханәләр системасына  рус телендә китаплар күп кайта, тик китапханәләр системасы директоры Рузилә Минхәерованы башка милләт вәкилләре өчен ана телләрендә әдәби китаплар аз булуы борчый.  Депутат  бу мәсьәләдә ярдәм итәргә, китаплар алу өчен  матди ярдәмгә ышандырды. Яңа Элмәле авыл җирлеге җитәкчелеген Яңа Элмәле авылы мәдәният йортында ремонтның артык озакка сузылуы борчый, эшне тәмамларга акча кирәк. Кабул итүдә әйтелгәнчә, бина ремонтына нефтьчеләр ярдәме булачак.

автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X