Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Чирмешәндәге склад стенасын язып буяганнар

    Район кулланучылар җәмгыятенең Мирсәет Кәбиров урамындагы склад бинасы стенасында татар һәм рус телләрендә язулар барлыкка килде.

    Төзек, брусчатка тротуарлы урамга кергәндәге шыксыз стена матураеп калган.

    Монда район сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылары “Мин яратам сине, Чирмешән! – “Я люблю тебя, Черемшан!” дип мәгънәле һәм килешле итеп язып куйганнар. Эш өчен буяуларны Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты алып биргән.

    Автор фотолары.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: