Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәндәге оешмаларга хисапчылар җитми

Быел район халык мәшгульлеге үзәге аша 16 якташыбыз эшкә урнашкан.

Бүгенгесе көнгә үзәктә эшсез буларак теркәлгән гражданнар 54 кеше тәшкил итә. Эш бирүчеләр 65 хезмәткәргә ихтыяҗ барлыгын белдергән. Хисапчылар, тракторчылар, авыл хуҗалыгы предприятиеләренә төрле эшчеләр күбрәк таләп ителә.

2021 елның беренче мартына мәшгульлек үзәгенә 86 кеше эш эзләп мөрәҗәгать иткән. Узган ел дәвамында бу сан 239 кеше тәшкил иткән, шуларның 139сы эш белән тәэмин ителгән.

Үткән елда якташларыбыз үзәк аша маникюр ясаучы, котельный операторы һөнәрләрен үзләштергәннәр. Быел 10 кешене каравылчыга укытканнар.

-Шушы укучыларның ким дигәндә 85 проценты яңа һөнәрләре буенча эшкә урнашырга тиеш. Без моны күзәтеп торабыз, - диде район мәшгульлек үзәге директоры Фәридә Сәйфетдинова. - Шулай ук 50 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар һәм бала карау буенча ялда булган әниләрне (балаларына 2дән 3 яшькә кадәр булырга тиеш) яңа һөнәргә укытабыз. Түләү мәсьәләсенә килгәндә, билгеләнгән тәртиптә эшсез дип танылган гражданнар өчен 2022 елда эшсезлек буенча пособиенең минималь күләме 1500 сум тәшкил итә, эшсезлек буенча пособие түләүнең беренче өч аенда максималь күләме - 12792 сум, аннан соң киләсе өч айда - 5000 сум.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев