Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәндә яшь педагог хакында: " Шәп безнең укытучы! ", - диләр

Яңа уку елында икенче Чирмешән мәктәбендә ир-ат укытучылар күбәйгән.

1 сентябрьдән мәктәптә яшь белгеч – Чирмешән егете Артем Барабашкин тарих һәм җәмгыять белеме фәннәрен укыта башлаган. Ул күп еллар балаларга бу фәннәрдән белем биргән Наталья Мортазинага алмашка килгән.

Алабуга дәүләт педагогия университетын  тәмамлаган яшь педагогка класс җитәкчелеге эшен дә ышанып тапшырганнар, ул унберенчеләр белән эшли.

-Мин үзем Чирмешән лицеенда белем алдым, университетта укыганда практикамны да анда уздым, - ди Артем Вячеславович. - Мәктәптә эшләү бик ошый. Белемемне арттыру өстендә эшлим, киләчәктә магистрга укырга да план бар.

Яшь педагогны укучылар да бик ярата: “Во, безнең укытучы!” диләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев