Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәндә яшәүче Никоновлар йортында 45 еллык кое әле дә сафта

Чирмешән авылында яшәүче Николай һәм Надежда Никоновлар моннан 45 еллар элек казылган коеларыннан әле дә файдаланалар.

Авыл урамнарында коелар сакланып калса да, аларның күпчелеге корыган, суы кипкән, каралмаган, ташландык хәлдә. Шуның өчен Никоновлар йортындагы коены күргәч, хуҗалардан бу  су чыганагы хакында кызыксындым.

-1975 нче елда казылгандыр, балалар әле бәләкәй иде, - диде хуҗа. - 2010 елда урамда суүткәргез суздыргач кына коега игътибар кимеде. Урамнан аны өйгә үк суздык.

Николай Дмитриевич йортларында ук, берничә метр тирәнлектә җир казу белән, су чыкан, алар Заречная урамында торалар, елга якын, аннан соң әлеге чокырны экскаватор белән тирәнәйткәннәр. Йорт хуҗасы җыйнак кына бура бурап төшерә, чылбыр куеп, чиләк элеп, өстен дә ябулы итә. Заманында салкын сулы кое суыннан тирә-күршеләре дә файдалана, эчәргә дә алалар, бирегә килеп керләр дә чайкыйлар.

-Кое казыгач урамнан көянтәләп су ташудан котылдым, - ди Надежда Васильевна. - Краннан чиста су килеп торгач, хәзер аны  чәйгә, ашка кулланмыйбыз. Бәлки кое суының сыйфаты яхшырактыр да. Ул вакытта чәйнеккә юшкын да утырмый иде.

Суүткәргеч сузгач, Никоновлар коеларын сүтәргә дә уйлыйлар, тик бу уйларыннан кире кайталар. Үз вакытында кое суын терлекләргә кулланганнар. Җәен бакчага да шул суны сибәләр. Эшне җиңеләйтү өчен, алар электр насосы сатып алганнар, коедан суны суыртып савытларга тутыралар, кояшта җылытып яшелчәләргә сибәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев