Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәндә төзекләндерү кагыйдәләрен бозган гражданнарга җәза бирелә

Район административ комиссиясе төзекләндерү кагыйдәләренең үтәлешен тикшереп, рейдлар уздырган вакытта еш кына шәхси йортлар янында төзелеш материалларына, төзелеш калдыкларына, утын өемнәренә тап була.

-Бу күренеш, билгеле, ят кешеләргә генә түгел хуҗаларның үзләре өчен дә матур түгел, тик халык нигәдер килеп кисәткәнне, җәза биргәнне көтә. Әллә, бәлки, безне күрмәсләр, дип уйлыйлармы, - ди комиссия секретаре Рамилә Рәхматуллина. - Төзелеш материалларын йорт тирәсендә өеп торганда авыл җирлеге башлыгына мөрәҗәгать итеп, вакытлыча саклауга рөхсәт кәгазе алырга кирәк. Язу булганда беркетмә төзелми, шулай да, андый йортларны контрольгә алабыз. Ә төзелеш калдыкларын вакытында юк итәргә кирәк, тик каты-көнкүреш калдыклары контейнерына салып түгел.

Елның өченче кварталында төзекләндерү кагыйдәсен бозган 5 гражданинга карата беркетмә төзеп, 2000 сум штаф салганнар. Бу штрафның иң кечкенәсе, кагыйдә бозу кабатланса җәза тагын да кырыслана, штрафның күләме арта. Ел башыннан 11 кешегә шундый җәза бирелгән. Комиссия членнары быел гына 106 кеше белән профилактик әңгәмә үткәргәннәр, 4 гражданинга кисәтү ясалган.

Комиссиянең максаты җәза бирү түгел, ә аңлату.

Фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев