Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәндә һәр оешманың үз котельные булачак

Районда ягу сезонына әзерлек эшләре бара. Чирмешәндәге 21 объектның һәр- берсенә аерым модульле котельный төзергә планлыйлар. Оешмалар шушы эш өчен проект әзерләү мәшәкатьләрендә.

-Моңа кадәр үзәк котельныйдан җылылык алучы оешмалар, мәктәпләр, балалар бакчаларының үз котельныйлары булачак, - ди район башкарма комитеты җитәкчесе Илфат Шәйдуллин. - Моның өчен, беренче эш итеп, һәр оешма проект ясатырга тиеш. Чирмешән лицее, беренче санлы Чирмешән мәктәбе аны әзерли башладылар да.

Һәр оешма янәшәсендә җылылык бирүче модульле котельный төзеп, аларга коммуналь хуҗалык хезмәт күрсәтәчәк.

-Без котельныйның урынын билгеләдек, аны алма бакчасы ягында ясарга планладык, - ди Чирмешән лицее директоры Марат Могыйзов. - Инде проект документлары ясатабыз.

Фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев