Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәндә “Наркотикларсыз тормыш” акциясе кысаларында ярыш уза

25 майдан 25 июньгә кадәр республикада, шул исәптән районда да наркотикларга каршы "Наркотикларсыз тормыш" исемле айлык уза. Әлеге акциянең төп максаты - сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм балаларда зарарлы гадәтләргә тискәре караш формалаштыру.

26 июньдә – Бөтендөнья наркотикларга каршы көрәш көне. Бу дата 1987 елда БМОның Генераль Ассамблеясы тарафыннан берләшмәнең наркотикларның законсыз әйләнеше өлкәсендә эшчәнлеген көчәйтү максатыннан билгеләнә. Психоактив матдәләрнең кешегә тәэсире турында аңлату эшләренә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга карамастан, наркотиклар кешеләрнең, бигрәк тә яшь буынның физик, әхлакый сәламәтлегенә зур куркыныч тудыра. Шуңа да 20 майдан 26 июньгә кадәр республикада, шул исәптән безнең районда "Наркотикларсыз тормыш" дип исемләнгән акция уздырыла. Бу чорда яшьләр өчен профилактик чаралар оештырылачак. 

26 июньдә район үзәгендәге стадионда “Россия – наркотиксыз территория” дигән исем астында җиңел атлетика буенча йөгерү чарасы узачак, ул 14 сәгатьтә башлана. Әлеге ярышларда барлык райондашларыбыз да катнаша алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X