Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәндә күзәтү камералары аз әле

Безнең районда юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның өч очрагын видеокамералар ярдәмендә ачыклаганнар. Районның полиция бүлекчәсе җитәкчелеге, әгәр мондый күзәтү җиһазлары күбәйсә, байтак кына җитдиерәк җинаятьләрне дә кисәтергә, яисә аларны кызуында ачарга мөмкин булыр иде, диләр.

Район эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары Хәлил Шарапов әйтүенчә, “Имин шәһәр“ программасы кысаларында күзәтү камералары бүген район үзәгенең аеруча хәрәкәт күп булган юл чатларында: “Кәрвансарай” сәүдә үзәге янында, лицей янәшәсендә - Шешминская һәм Техническая урамнары, һәм Чирмешәннең Амур ягына чыгып китү уңаендагы Дзержинский һәм Гагарин урамнары киселешендәге хәлләрне күзәтеп, язып бара. Төшерелгән видеоязмаларны кирәк вакытта “кирегә әйләндереп” карап алырга мөмкин.

Чирмешәндә контейнерлар, төсле калай, нефтьчеләр объектларыннан җиһазлар, эш кораллары урланды. Бу
җинаятьләр кылынган вакытта юллардан кемнәр, кайдан узганын камералар төшерсә, әлеге кырын эшләрне ачарга җиңелрәк булыр иде, - ди Хәлил Шарапов.

Бүген иң беренче чиратта Кече Чегодай авылы янындагы юл чатында, Чирмешәннән Шенталага чыгып китә торган яктагы юлга - “Татнефтепродукт” ягулык салу станциясе янында, Казанка уңаендагы юл чатларына, халык телендәге “Күтәмә перекрестогы”на видеокамералар урнаштыру мөһим. Бу эш планга кертелгән кертелүен, тик мәсьәлә финаслауга, акчага барып терәлә.

Республикадагы “Имин шәһәр” (“Безопасный город”) программасы нигезендә шәһәр һәм авыллардагы күп квартиралы йортлар янында да видеомониторинг җиһазлары урнаштыру бурычы куела. Безнең район үзәгенең күп квартиралы 29 йорты янында видеокамералар урнаштыру зарур икән. Бу биредә яшәүчеләрнең, кайткан-килгән кунак-
ларның иминлеген саклау, тәртипсезлекләрне, җинаятьләрне булдырмау, хәлне контрольдә тоту өчен мөһим.

Чирмешән үзәген он-лайн режимда эшләүче тагын байтак кына камера даими күзәтә, тик аларның бер минусы
бар – төшерелгәннәр язылып бармый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев